“Фәрит белән Ландыш яратышып яшиләр. Балалар да шулар үрнәгендә үсә”
Инстаграмда иң көтеп алына торган видеоларның берсе Ландыш Нигъмәтҗанованың балалары катнашындагы видеолар. Бигрәк тә кызы – Ләйләне ярата халык. Хәзер балалар катнашындагы видеоларда әти кеше – Фәрит Таишевны да күрергә мөмкин.